Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Хәбәрләр | Сүзләр җыентыгын укыгыз! - 22.2.2009 20:55:45
 
Сүзләр җыентыгын укыгыз!
     Намаз уку һәм зур гөнаһлардан тыелу, кешелекнең ни дәрәҗә хакыйки бер вазифасы һәм никадәр табигый, аңа лаеклы яратылу максаты һәм нәтиҗәсе булуын ачык итеп аңларга теләсәң, шушы мисал итеп китерелгән хикәягә кара, тыңла:
     Сугышка хәзерлек вакытында бер полкта, берсе белгеч - үз вазифасын үтәүче, икенчесе тәҗрибәсез - ялкау ике гаскәри була. Вазифачыл солдат үз эшенә һәм сугышка зур игътибар бирә, ашавы турында һич кайгырмый. Чөнки: аны коралландыру һәм җиһазландыру, авырганда дарулар белән тәэмин итү, хәтта кирәк чакта аны ашату кебек эшләр дә - дәүләтнең вазифасы булуын аңлаган. Ә аның вазифасы армия хезмәте һәм җиһад (сугыштыр). Фәкать кайвакыт аш әзерләү һәм башка кирәк-ярак эшләрдә дә катнаша: аш пешерә, савыт-сабаларны юа, өстәлгә тараткалый иде. Аңардан:
     - Ни эшлисең? - дип сорасалар,
     - Дәүләт эшен эшлим. –дия иде,- Үземә ризык әзерлим – дими иде.
     Ә теге бирән һәм тәҗрибәсез солдат исә, хәзерлек һәм сугыш эшләренә һич игътибар итми иде. "Ул дәүләтнең эше, миңа нәрсәгә?" дия иде. Һәрвакыт карыны турында гына уйлап, ашау эшләреннән ерак китә алмады, армияне ташлап, базарда сату-алу белән шөгыльләнде. Бер көнне иптәше аңа болай диде:
     - Туганым! Синең төп вазифаң җиһад һәм аңа хәзерлектер. Син монда шуның өчен җибәрелгәнсең. Падишаһка ышан, Ул сине ач калдырмас. Ул, Аның вазифасыдыр. Син һәм көчсез, һәм ярлысың, үзеңне һәр җирдә ризыкландыра алмассың. Шулар өстенә хәзер сугыш вакытыдыр. Югыйсә сина качкын дип, җәза бирерләр. Әйе, каршыбызда ике вазифа күренә. Берсе - падишаһның вазифасыдыр кайвакыт без Аның вазифасын үтибез, безне туендырудыр. Икенчесе, безнең вазифабыздыр, Падишаһ безгә, эшне җиңелләштереп ярдәм итә – хәзерлек һәм сугыштыр. Әгәр ул тыңлаусыз солдат, тырыш иптәшенең сүзләренә колак салмаса, аның никадәр куркыныч астында калганын аңларсың...

дәвамын Рисалә-и Нур бүлегеннән укый аласыз. (Нур көллияте, 5нче Сүз)
Соңгы хәбәрләр
 » Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман
 » Рамазан-ы Шәрифкә карый
 » Ләмалар..
 » Голландия Ислам Университетының
 » Нур Сүзләре - Җан азыгы.
 » Мәүлид Бәйрәме Котлау Хаты
 » Бетмәс Нур чишмәсе
 » Сүзләр җыентыгын укыгыз!
 » Нур көллияте тәрҗемә ителә.
 » Нурчылар һәм Казан
Иң күп укылучы хәбәрләр
 » Сүзләр җыентыгын укыгыз!
 » Бетмәс Нур чишмәсе
 » Мәүлид Бәйрәме Котлау Хаты
 » Нур Сүзләре - Җан азыгы.
 » Голландия Ислам Университетының
 » Ләмалар..
 » Газиз, садыйк, фидәкарь, каһраман
 » Сәгыйт Үздәмир Абыйның Нур календаре
 » Секталар һәм диннәр
 » 2009 Нур Календаре Басылды
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi